ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектының XII сезонының өченче этабында катнашучылар белән очрашты. Очрашуның темасы итеп Татарстан Республикасының эчке сәясәте, аның чакырулары һәм өстенлекләре билгеләнгән иде
2021 елның 18 августында 10.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасында балаларга һәм яшүсмерләргә өстәмә белем бирүне оештыру»темасына турыдан-туры эфир булачак. Трансляция Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында барачак. Оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы
Татарстанда онкодиагнозлы волонтерлар өчен «Мин-волонтер. Аңлы волонтерлык. Яман шешне бергә җиңәчәкбез» темасына укулар үтте
2021 елның 28-29 августында Казанда «Шәһәр – re'ACTOR» Бөтенроссия креатив индустрияләр мультижанр фестивале узачак
2021 елның 22-24 август көннәрендә Яшел Үзән районы «Мирас»лагере базасында җирле компонентлар белән заманча киемнәр әзерләү буенча яшь дизайнерлар фестивале үтә
Көз көне Татарстанда беренче тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман»республика фестивальләрендә җиңүчеләр һәм лауреатларның зур гастроль туры узачак. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иҗади турнир 2021 елның 4-18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак.Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр
17 август көнне 11.30 сәгатьтә «Кайнау ноктасы» киңлегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппарат җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектының 3 нче этабында катнашучылар белән очрашачак
Татарстан Республикасында биш иҗат коллективы һәм райтеры эшләячәк
«LIGA FORUM» студентлар белем бирү форумының беренче «PROFESSIONALS» сменасы кысаларында «Сенеж» остаханәсенең белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Мария Афонинадан «Киләчәк компетенцияләре: уңыш өчен нәрсә мөһим» темасына мастер-класс узды
2021 елның 12 августында Биләр тыюлыгы территориясендә Россия студентлары өчен «LIGA FORUM» VII студентлар белем бирү форумының «PROFESSIONALS» беренче сменасын ачу тантанасы булды