ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 12-16 сентябренда Пенза  шәһәрендә  беренче тапкыр 1-3 курс студентлары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы уза 


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Сораштыру нәтиҗәсендә күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Алар арасында иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында киләсе елга министрлыкларның биштән алып җидегә кадәр приоритеты билгеләнәчәк.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Дамир Фәттаховка алмашка Яшьләр даирәсендә танылган, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барлык баскычларын узган кеше килә

14-24 августта «Росатом» дәүләт корпорациясе «Белем бозваткычы.Homo Science project» Төньяк полюска таба мәгариф экспедициясе кылды. Сәяхәттә 12-23 яшьләрдәге бөтен Россиядән 80нән артык талантлы укучы һәм студент катнашты. Экспедициядә Татарстаннан 96 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Эрика Власова катнашты

Татарстанның Лаеш районында «Йолдызлы» укыту һәм сәламәтләндерү үзәге базасында «КАЙТАМ» Бөтенроссия форумы старт алды. Чарада Аграр юнәлештәге 150 студент катнаша, аларның 70е – Россиянең 35 төбәгеннән, 80е-Татарстан Республикасыннан. Моннан тыш, 600 катнашучы «Авылның көче» кушымтасы аша онлайн рәвештә тоташтырылган иде

«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» Республика фестиваль хәрәкәтләренең беренче концерт туры экваторы узды. Өч сәгатьлек Гала-концерт Әлмәттә гөрләп узды


11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Популяр дизайнерлар катнашында мода күргәзмәсе Казанда, Кабан күле яр буеның сәхнәсендә узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров катнашты.

Татарстан яшьләре «Цифрлы гигиена: интернетта цензура булырга тиешме?» темасына дискуссия оештырды.Дискуссия Казан шәһәренең Яшьләр парламенты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән берлектә оештырылган «Дебаттл» проекты кысаларында узды. Экспертлар булып Казан шәһәре Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиясе рәисе Евгений Чекашов һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгының стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов чыгыш ясады

2018 елдан ул ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары булып эшли

Орден медале белән Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдә, җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән батырлыклар һәм кыюлыклар, шулай ук тормыш өчен куркыныч булган шартларда хәрби, граждан һәм хезмәт бурычын үтәгәндә актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International