ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының түгәрәк өстәле узды. Анда ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Яшьләр парламенты әгъзалары катнашты. Яшьләр үзләрен күрсәтүдә яшьләргә ярдәм итәрдәй норматив нормаларны эшләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр

Түбән Новгородта 2-4 курс студентлары өчен «Озын тәнәфес» конкурсының финал этабы тәмамланды. Ул 15 ноябрьдә старт алды.  Җиңүчеләр арасында Татарстанның 13 вәкиле бар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов КФУның 217 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Бәйрәм «Уникс» мәдәни-спорт комплексында узды.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшне оештыру тәкъдимнәре буенча түгәрәк өстәл уздырачак. Чара 19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында узачак

Татарстан Республикасы волонтер-медиклары, яңа буын яшьләр оешмасы яшьләре һәм Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектә #БЕЗБЕРГӘ  төбәк клубы «Табиблар өчен кечкенә шатлык» акциясенә кушылдылар


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Алафузов театры мәйданында даими рәвештә джаз яңгыраячак. «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә Марат Николаев җитәкчелегендә Kazan City джаз музыкасы камера оркестры яңа юнәлеш өстендә эшләячәк

Татарстан Республикасы  Яшь Гвардиясе 16 нчы туган көнен хәйрия акцияләре белән билгеләп үтте

18 ноябрьда Казанда студентлар тулай тораклары советларының Бөтенроссия форумын ачу тантанасы үтә. Чара 18-21 ноябрь көннәрендә Казанда  Казан Дәүләт энергетик университеты базасында үтә

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Яшьләр өчен чаралар оештырганда Kanban методологиясе мөмкинлекләре» темасы буенча укулар узды. Катнашучыларны Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов  сәламләде.

Казанда көзге шигъри слэм үткәрү датасын 4 нче декабрьгә күчерделәр. Ул «Синдикат» киңлегендә узачак.Чара 19.00 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International