ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Елның иң мөһим вакыйгаларының берсе - Россиядә беренче «Игелекле»( «Добрый») профильле балалар-сәламәтләндерү лагерен ачу. Аның төп тематикасы-иреклелек (волонтерлык). Бу хакта йомгаклау коллегиясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде

Психологик ярдәм инфраструктурасын үстерү 2022 елда да актив дәвам итәчәк. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте

Креатив индустрияләр өлкәсендә яшьләр хакатоны 2022 елда була. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте

Татарстанда «Химиклар» мәдәният йорты базасында яшьләрнең төп йорты төзеләчәк. Аны проектлау быел башланачак. Ул үзәк арт-резиденция һәм Татарстанның яшьләр хәрәкәтләре һәм оешмалары өчен яңа йорт булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте

2022 елның иң мөһим вакыйгасы-Кырым Республикасында ел дәвамында эшләүче лагерьны эшләтеп җибәрү. Лагерь сменага 240 балага исәпләнгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте

Гадәттәгечә, балалар сәламәтләндерү лагерьларына аерым игътибар бирелә. Өч ел дәвамында ял итү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа тормышка ашырыла.  ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә реновация нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар белән бүлеште

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләр һәм яшүсмерләр клубларының MinMolteens концепциясендә эшчәнлеге стандартын бастыруга әзерли. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә министр Тимур Сөләйманов сөйләде

«Бүгенге көндә яшьләр сәясәте - Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлеге генә түгел. Яшьләр сәясәте - ул яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мохит формалаштыра торган бар нәрсә. Шуңа күрә безнең бурыч-яшьләр тормышы, үсеше, ял итү һәм аралашу өчен тирә-юньне формалаштыручылар белән активрак хезмәттәшлек итү. Яшьләрнең игътибар үзәгендә булган кешеләр белән. Кайгырту һәм файда - ул яшь кешенең үз-үзенә карата дәүләттән даими рәвештә тоя алырга тиешле хис», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов боерыгы белән ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең яңа җитәкчеләре билгеләнде – «Волга» яшьләр үзәге директоры итеп Денис Дмитриев, «Лето» республика үзәге директоры итеп Илдар Дәүләтчин билгеләнде

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының студент отрядлары вәкилләре Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International