ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

«Акыл фабрикасы» республика форумының беренче көне «Ак Барс Банк» лекторие  белән ачылды. Чара Казанда 12-14 ноябрьдә узачак

24-28 ноябрь көннәрендә Казанда яшьләрнең заманча мөселман мәдәнияте фестивале үтә. Россия катнашучылары өчен теркәлү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итә.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

12-14 ноябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Беренче лига.  Яр Чаллы» республикакүләм кадрлар белем бирү  программасы үтә. Программа кысаларында студентлар үзләренең  идарә итү потенциалын  үстерәчәкләр

Казанда «Идел-Янцзы» форматында  VII Россия-Кытай яшьләр форумы тәмамланды. Форумда Татарстаннан 15 студент катнашты. Алар - Казан Федераль университеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары һәм аспирантлары

Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгының төп максатлары һәм бурычлары өчен онлайн-тавыш бирү башланды

11 һәм 12 ноябрьдә Казанда уңышлы проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән «Белем траекториясе» яшьләр кейс-форумы узачак


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Enter интернет-журналы белән берлектә D-DLINE медиаплатформасында катнашу өчен теркәлү ачты. Гаризаны 18 ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин

Re ' ACTOR арт-резиденциясе яшь фотографлар өчен «Surat» республика конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. Фотоконкурс Тимур Һадиевның «Югалган элемтәләр» күргәзмәсе кысаларында «Мәскәү» мәдәният үзәгендә үтәчәк

Бүген Чуашия Республикасы делегациясе белән очрашуда республиканың яшьләр сәясәте, төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Очрашу Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында министр Тимур Сөләйманов катнашында узды


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанлылар иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» премиясе һәм республиканың иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча бәйгедә катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International