«Кайнар линия» телефоны-8(843) 277-00-00
Бүген УРАМ экстрим-паркында җәйге сезон ачылды. Парк мәйданчыгында самокат, паркур, стритбол, скейтбординг, кием-салым һәм аксессуарлар своп-маркеты, Scratch DJ School Диджеинг буенча мастер-класс узды, ә кичен барлык катнашучыларны Twokai студиясеннән кино кичәсе көтә
Биредә проектның төп призы - Гран-при ияләренең исемнәре билгеле булды. Алар-Чаллыдан «Мизгел» җыр театры һәм Актаныш авылыннан «Ак инеш» бию ансамбле
Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруга, иң яхшы тәҗрибәләр һәм эшкә урнашу рәвешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән
«Татарстан Республикасында балалар ялы өлкәсен үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм механизмнары» темасына доклад
«Комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү - балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруның төп өстенлекләреннән берсе», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов
Балалар ялының эшчәнлек төре буларак күптәннән гамәлгә ашырылуына карамастан, ул мөстәкыйль тармак буларак әле рәсмиләштерелмәгән, шуңа да закон чыгару һәм оештыру планында кайбер кыенлыклар һәм каршылыклар бар
Без шунысын аңлыйбыз: бала сменада булганда, балалар, вожатыйлар арасында аралашу, лагерь программасында катнашу барышында балалар мөһим тәҗрибә туплыйлар, аларда коммуникатив күнекмәләр үсә, шәхес үсеше процессы бара, ориентирлар кыйммәте формалаша»
Министр сүзләренә караганда, каралган чаралар кысаларында шулай ук балаларның бушлай ял итүе дә планлаштырылган